"Хатлар яздык утырып"

Махсус хәрби операция… Күпме сагыш тулы хәсрәт бу сүздә. Әлеге сүздән тәнгә суык йөгерә, тамакларга төер утыра, җан әрни. Ә бит бүгенгесе көндә дә кайдадыр туплар шартлый, өйләр җимерелә, кемнәрдер яралана… Нәкъ менә шушы вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез күз алдыбызга килеп баса. Авылыбызда махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребезгә гуманитар ярдәм җыелды. Авыл халкы җирле үзидарә советына җылы носкилар, дарулар, кулдан киселгән токмачлар, башка төрле азык-төлек алып килеп тапшырдылар. Җыелган әйберләр тартмаларга тутырылды.Шулай ук туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көткән егетләребезгә (бигрәк тә балалар тарафыннан) язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. Шул максаттан чыгып махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребезгә укучылар белән хат язу оештырылды.1 декабрь көнне авылдашыбыз Нәҗметдинов Илсур махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез янына әзерләгән посылкаларыбызны алып юлга чыкты. Аның исән-сау йөреп кайтуын теләп калабыз. Бу изге эшкә үз өлешләрен керткән кешеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез!