«Дулкын –дулкын яңалык»
Газета һәм журналларсыз безнең тормышыбыз күз алдына да китереп булмый, вакытлы матбугат укучыларга илебездә дә, чит илләрдә дә булган вакыйгалар турында кызыклы һәм белемле мәгълүмат бирә, файдалы киңәшләр бирә һәм көннән-көн безнең тормыш елъязмасын алып бара. Вакытлы матбугаттагы басмаларны китап укучыларга «Дулкын –дулкын яңалык» күргәзмәсендә тәкъдим иттем. Китап укучы балалар газета-журналлар белән таныштылар, биредә алынган мәгълүмат буенча бер — берсе белән фикер алыштылар. Безнең максат китап укучы балаларның, балалар газета-журналының нигә кирәклеген күзаллауларына ирешү, теге яки бу журналның нәрсә сөйләргә теләгәнлеге турында тулырак аңларга ярдәм итү.