Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Дуслыкка һәм татулыкка әкиятләр аша...»

Тылсымлы һәм маҗаралы, кызыклы халык әкиятләрен барлык балалар да ярата, чөнки әкиятләр балаларны көлдерергә һәм кызганырга мәҗбүр итә. Геройлар өчен борчылып, яхшылыкны явызлыктан, хакыйкатьне ялганнан аерырга, батырлыкка, игелеккә, намуслылыкка, кунакчыллыкка, ярдәмчеллеккә, үзара ярдәм итүгә өйрәтә. Бүген китапханәбездә «Дуслыкка һәм татулыкка әкиятләр аша...» исемле могҗизалы кичә үтте. Чара башында балалар Әкиятнең тылсымлы дөньясына чумдылар һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең нинди булуын, төрле халыкларның әкиятләре бер-берсенә бик охшаш икәнен искә төшерделәр. «Әкияттә -кунакта» - күргәзмәсе белән таныштылар,төрле әкиятләрдән өзекләр укыдылар.Кечкенәләргә әкиятләр интернет челтәрләреннән күрсәтелде.