«Струны русской души»

2023 елның 9 ноябрендә бөек рус язучысы Иван Сергеевич Тургеневның тууына 205 ел тула. Чубар-Абдул авыл китапханәсе балалар игътибарына «Струны русской души» уен-квест һәм башваткыч тәкъдим итте. Иван Тургенев рус әдәбияты классигы, прозаик, шагыйрь, драматург, тәрҗемәче һәм мемуарчы, аның әсәрләре барлык континентларда билгеле һәм барлык Европа телләренә тәрҗемә ителгән. Аның иҗаты рус мәдәниятенең генә түгел, ә дөнья мәдәниятенең дә мөһим өлеше булып тора. Тургенев күп шигырьләр, берничә повесть, алты роман иҗат итә, алар язучыга исән чагында дөньякүләм дан китерә.