Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Ил бердәмлек белән көчле»

«Ил бердәмлек белән көчле»- танып-белү сәгате. 2005 елдан 4 ноябрьдә Россиядә халыклар арасында Туган илгә һәм дуслыкка багышланган Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Һәркем өчен үз ватанының тарихын белү бик мөһим. Иң мөһиме-үз илеңнең үткәнен саклап калу һәм яратырга өйрәнү. Һәркем, Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын истә тотарга тиеш. Без бүген бәйрәмгә багышлап рәсемнәр ясадык, шигырьләр укыдык. Китап укучы дусларыбыздан видеокотлау кабул иттек.