«Китаплы гаилә - бәхетле гаилә»
«Китаплы гаилә - бәхетле гаилә» - дәресебез китапка, гаилә белән бергәләп укуга багышлана. Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый. Ләкин,шулай булса да, шуны әйтергә кирәк: балалар башлангыч сыйныфларда күбрәк укырга тырышсалар да, үсә төшкәч, көннән-көн азрак укый башлыйлар. Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.