«Хәвеф – хәтәрдән саклан!»

Безнең татар халкында бер гадәт бар: юлчылар юлга чыкканда, аларга: “Хәерле юл!" диеп озатабыз һәм " Исән- имин кайтыгыз" диеп каршы алабыз. Әйе, безнең көннәр имин булсын, безнең юллар уң булсын. Һәр туган яңа көн белән кемдер мәктәпкә, кемдер эшкә ашыга. Без җәяү дә, машиналарда да, велосипедларда да йөрибез. Димәк, безнең һәрберебез дә юлга чыга, юллар белән очраша. Бүген юлларга чыгу, аларны куркынычсыз һәм куркынычсыз үтү өчен тиз уйлау, тирән белем, аларны дөрес куллану күнекмәләре кирәк. Юллар, юллар... Елның төрле вакытында, һава торышына карамастан, юлларда бик күп хәрәкәт күзәтелә: кемнәрдер машиналар да “элдерә”, кемнәрдер велосипедта йөри, җәяүлеләр дә каядыр ашыга. Бүген без мәктәбебез укучылары белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, «Хәвеф – хәтәрдән саклан!» темасына әңгәмә уздырдык.
Адаштыргыч, кавыштыргыч юллар...
Зур юлларда бик сак булыгыз!
Япь – яшь килеш чикләнмәсен гомер,
Имин булсын йөрер юлыгыз.