“Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...”

Чубар-Абдул авылы китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган “Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...” дип исемләнгән очрашу булып узды. Очрашуда авылыбызның мөхтәрәм абыстайлары , авыл хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләре, гомерләрен укытуга багышлаган укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр һ.б катнашты. Бәйрәмебез җанлы әңгәмә- җырлар белән үрелеп барды. Зөлхәбирә апаның “табадан” яңа гына төшкән шигырьләре табынга тагын да ямь өстәде.
Хөрмәтле өлкәннәребез!
Сез булганда гына безнең өйләребез һәрвакыт ачык тора, йозакның нәрсә икәнлеген дә белми; сез булганда гына өстәлләребездән кайнар чәй өзелми. Сез- дөньяда иң сабыр йөрәкле кешеләр. Йөзләрегез җыерчыклы булса да, сез безнең өчен иң сөйкемле матур кешеләр; кулларыгыз кытыршы булса да, безнең өчен алардан да йомшак куллар юк; билләрегез бераз бөкрәеп торса да сездән дә күркәм кеше юк.