#Андерсен_220




2025 елның 2 апрелендә бөек Дания әкиятчесе Ганс Христиан Андерсенның тууына 220 ел тулда. Авторның әсәрләре арасында - романнар, повестьлар, пьесалар, хикәяләр, новеллалар һәм, әлбәттә, әкиятләр бар. Ул аларны ике йөзгә якын язган. Андерсен әкиятләреннән башка бер баланың да балачагын күз алдына китереп булмый. Бу көнгә багышлап китапханәдә интерактив уен-викторина узды. Яшь укучылар дания әкиятчесе биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, «Андерсен геройлары илендә» китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда Г. Х. Андерсенның тормышы һәм иҗаты турында китаплар, шулай ук һәркемнең яраткан әкиятләре: « Дюймовочка», «Снежная королева», «Принцесса на горошине», «Русалочка» һәм башкалар тәкъдим ителгән иде.