"Сугыш сукмаклары буйлап үттем мин..."



Китапханәдә фронтовик язучыларга багышланган "Сугыш сукмаклары буйлап үттем мин..." дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Якташларыбыз утлы елларда дошманга каршы корал белән беррәттән каләм белән дә көрәшкән. Бөек Ватан сугышында республикадан 124 язучы катнашкан, шуларның 34е һәлак булган. Әдәби чарада фронтовик язучыларның китаплары белән таныштырылды. Әсәрләреннән өзекләр укылды.