«Закон буенча яшәргә»


Хәзерге җәмгыятьнең законнардан башка яшәве мөмкин түгел. Законнар кешене җинаятьчеләрдән чикли, аны билгеле бер әхлакый-кыйммәт кысаларына куя. Закон һәр кешене җинаятьләрдән һәм хокук бозулардан саклый. Китапханәдә «Закон буенча яшәргә» дигән мәгълүмат сәгате үтте. Чарада барышында әңгәмә һәм хокукый викторина узды. Катнашучылар дәүләтнең төп законын белү һәм дөрес куллану — цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен мөһим шарт булуы турында әңгәмә алып бардылар, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара презентация күрсәтү белән үрелеп барды.