«Табигатьнең күренмәс җепләре»

Николай Сладков - популяр рус язучысы, табигать, кошлар һәм җәнлекләр тормышы турында китаплар авторы. Аның библиографиясе 60 тан артык басмадан тора, алар арасында «За пером синей птицы», «Подводная газета», «Краешком глаза» китаплары иң зур популярлык казанган. Николай Сладковның тууына 105 ел тулу уңаеннан китапханәдә экология сәгате үткәрелде. Яшь укучылар натуралист язучының китаплары битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, иҗаты белән таныштылар, Урман табышмакларын чиштеләр, әдәби викторинада катнаштылар. Балалар шулай ук аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар.