"Курку белмәс батырларыбыз"

Авылыбыз Мәдәният йортында безнең өчен бик тә истәлекле чара – махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләребез Мөхитов И.һәм Әхмәтнуров Р. белән очрашу узды. Аларның кыюлыгы, Ватанга тугрылыгы, үз бурычларын намус белән үтәве соклану уята. Очрашуга килгән авылдашлар егетләрдән яу кырындагы хәлләрне сораштылар. Алар үзләренең хәрби тормышлары, алган тәэсирләре, тылда көтеп утыручы якыннары турында сөйләделәр. Егетләрнең хикәяләре залдагы һәркемнең күңеленә үтеп керде. Аларның сүзләрендә горурлык, Ватанга мәхәббәт, бер-берсенә булган ышаныч тойгылары сизелә иде.Бүгенге көндә сезнең тәҗрибәгез яшь буын өчен бик мөһим. Сез – аларга үрнәк, сез – аларга дәрес. Сезнең батырлыгыгыз, Ватанга мәхәббәтегез яшьләрне илһамландыра, аларга көч бирә. Сезнең белән очрашу яшь буын күңелендә Ватанга мәхәббәт, туган җиргә тугрылык хисләре тәрбияләргә ярдәм итәр. Исән- сау булып, дөньялар тынычланып, гаиләләрегез янына әйләнеп кайтырга язсын сезгә, курку белмәс батырларыбыз!