«Суның сафлыгы – җаннар саклыгы»

Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һөм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Табигатьнең нигезен, аның яшеллеген һәм матурлыгын күрсәтә торган күп чыганакларның берсе – чишмәләр. Җирнең кечкенә генә бер күзәнәгеннән бәреп чыгып, җирле халыкны һәм очраклы юлаучыларны сокландыра, сусауларын баса, кош- кортларны, хайваннарны туендыра торган чишмәләр гасырлар буена халкыбызның теленнән дә, җырларыннан да төшми. Халкыбызның борынгы йолаларынан берсе - ул да булса суларны, чишмә - чыганакларны карау һәм чистарту. Авылыбызда бу традицияне дәвам иттерүче абыйлар бар. Алар чишмәләрнең тирә-юненә агачлар утыртып, ярларны җимерелүдән, саегудан саклыйлар, чишмәләр тирәсен чистарталар, матурлыйлар. Һәркем булдыра алган кадәр чишмә – инешләрнең мул сулы, чиста булуы өчен үзеннән өлеш кертсен иде!