Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24

«Әнием җыры – халкым моңы, милләтем теле»

Авыл китапханәсендә туган тел көненә багышланган «Әнием җыры – халкым моңы, милләтем теле» исеме астында әдәби сәгать узды. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, дөньядагы телләрнең күптөрлелеге турында сөйләде. Рус теленең танылган сүзлекләрен төзүчеләр - В. И. Даль һәм С. И. Ожегов турында искә төшерде. Шулай ук татар язучысы Нәкый Исәнбәт турында сөйләде - ул татар сүзлекләрен төзүче, шагыйрь, драматург, прозаик, галим - фольклорчы һәм филолог. Туган тел турында сөйләгәндә, бишек җырларын, өй җылысын һәм беренче сүзне – «әни» дип искә алабыз. Бала тугач та әнисенең сүзләрен, әкиятләрен тыңлавы, мәктәптә кулына алган беренче китап «Әлифба» булуын искәртте. Шулай ук чара барышында балалар туган телнең чисталыгын саклау, аның бөтен байлыгын һәм мөмкинлекләрен ачу турындагы сорауларга җаваплар эзләделәр