Сапеевская сельская библиотека - филиал № 21

#ӨчБуынБерТарих

15 нче февраль - Совет гаскәрләре Әфганстан чыгарылган көн. Шушы истәлекле көн уңаеннан Сәпәй авыл китапханәсендә "Өч буын- бер тарих" дип исемләнгән патриотик кичә узды. Әлеге чара әфган, чечен, махсус хәрби операцияда катнашкан герой хәрбиләребезгә багышланды. Патриотик кичәдә әфганчылардан аеруча Дамир Хөсәенов (аның улы Динар хәзер махсус хәрби опрацияда), Хәмит Шәйдуллин, Ленар камалетдинов, чечен сугышында улларын югалткан Мәгърифә һәм Наил Ихсановларның чыгышлары күңелләрдә онытылмаслык кереп калды. Алар күп кенә сорауларга җавап бирә-бирә моннан 30 ел элек булган вакыйгаларны хәтерләрендә яңарттылар.Әлеге чарада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең туганнары да катнаштылар. Сугыш яуларында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Кичәбез шулай ук матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.