"Мин укучы"
Мәсгут авыл китапханәсендә балалар өчен китапханә турында дәрес-уен узды. Балалар әлеге дәрестән нәрсә ул китап фонды, китаплар китапханәдә ничек урнаштырылган, китапханәләр ни өчен кирәк дигән сорауларга җавап таптылар. Китапханә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. “Каталог”дигән тартмаларда нәрсә “яшерелгәнен” белделәр. Кирәкле информацияне үзләре эзләп табарга өйрәнделәр. Чара уен формасында узды.