“Матур әдәбиятта ана образы”
Мәсгут авыл китапханәсендә “Матур әдәбиятта ана образы” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Балалар ноябрь аенда билгеләп үтелә торган әниләр көне тарихы белән танышып киттеләр. Бөек шагыйрләрнең аналарга багышланган шигырьләре укылды.Һәр кешенең тормышында әниләрнең нинди мөһим урын алып торуы турында әңгәмә корылды.