«Под флагом России живу»
Мәсгут авыл китапханәсе балалар өчен Россия Федерациясенең Дәүләт әләме көненә багышланган информация сәгате уздырды. Чарада әләмнәрнең килеп чыгу тарихы сөйләнде. Шулай ук илебезнең төп символларының берсе булган әләмнең тарихы, ул ниди үзгәрешләр кичергәнен, аның төсләре нәрсәне аңлатканын, аны кайларда очратырга булуын тыңлап уздылар.