"Кошлар көне"

Мәсгут авыл китапханәсе балалар өчен кошлар турында әңгәмә уздырды. Әңгәмәнең төп бурычы: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлык хисләре тудыру. Балалар безнең төбәкнең “Кызыл китап” битләренә кертелгән кошлары турында мәгльүмәт алдылар, уен-викторина аша алган белемнәрен ныгыттылар.