Масягутовская сельская библиотека - филиал № 18

«Батырлыкка тиң гомер»

Мәсгут авыл китапханәсендә шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйрев (85) иҗаты буенча әдәби сәгать уздырылды. Балаларны  көндәлек тормышта төрле язмышларга дучар булган кешеләргә игътибарлы булырга , тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәтү,үзеңә бирелгән гомернең кадерен белеп, көчле рухлы булып яшәргә кирәклегенә төшендерү чараның төп максаты итеп куелды.