«Авыл яши - Деревня живет»

Проект «Авыл яши - Деревня живет» кысаларында Камышлы авыл китапханәсендә «Авыл яши - Деревня живет» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә авыл халкының эшчәнлегенең барлык якларын чагылдырган басмалар тәкъдим ителде, атап әйткәндә: терлекчелек, яшелчәчелек, чәчәкчелек.
Укучыларны аеруча фермер һәм шәхси хуҗалыкларда кош-корт, куян, сарык һәм кәҗә үрчетү буенча китаплар, шулай ук уңышлы хуҗалык алып бару серләрен ачучы умартачылык буенча эшлэр кызыксындырды.