Камышлинская сельская библиотека - филиал № 16

"Авыл яши - Деревня живёт"

Камышлы авыл китапханәсендә авыл халкы өчен "Авыл яши - Деревня живёт" дип исемләнгән информацион сәгать үтте. Башта китапханәче "Авыл яши - Деревня живёт" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм шушы ук исемдәге проект белән таныштырды. Соңыннан хөкүмәтебез тарафыннан авылда яшәүче эшмәкәрләргә нинди ташламалар каралган һәм нинди субсидияләр биреләчәге турында таныштырып китте. Авыл халкы һәрдаим китапханәдә эшләп килүче бу күргәзмә белән таныша алачак