"Туган телдә укыйбыз"

Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз. 21 нче февраль көнне "Туган телдә укыйбыз" туган телгә багышлап әдәби сәгать үткәрелде. Бу сәгатьтә татар халык табышмаклары , мәкальләр, әйтемнәре Һәм әкиятләр укылды. Балаларны башка халык телләрен дә хөрмәт итәргә өндәдек.