Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Китап- тормышның нигезе”

Укучы балаларга  “Китап- тормышның нигезе” дип исемләнгән аңлатма сәгате үткәрелде. Нәрсә ул китап?  Китап -кешенең борыңгы уйлап табуы, аның ярдәмендә кешеләр файдалы һәм мөһим мәгълүматны яздырдылар, сакладылар. Китаплар  кешене кечкенәдән каршы ала һәм гомер буе озата.  Күп гасырлар элек, кәгазь уйлап табылганчы, китаплар Каенлыктан (каен кабыгыннан), аннары Пергаменттан (нечкә хайван тиресеннән) ясалган. Шулай ук китапларны ертырга, тапларга, рәсем ясарга, битләрен бөгәргә ярамаганлыгы турында сүз алып барылды. Китапларга сакчыл карарга кирәк. Китапханә китапларын төрле балалар укый. Бу китаплар баладан балага күчә, шуңа күрә китап чиста булырга тиеш.