Актюбинская поселковая библиотека

«Финанс белеме»

Актүбә бистәсе китапханәсендә финанс белеме темасына танып-белү чарасы узды. Альфа-Банк хезмәткәрләре Елена Альбертовна, «финанс озак яшәү» программасы турында мәгълүмат белән уртаклаштылар, кэшбэкларның өстенлекләре турында җентекләп сөйләделәр һәм озак сроклы акча җыюның яңа программасын тәкъдим иттеләр. «Азнакай картлар һәм инвалидлар йорты» Актүбә ДАСО халкы тәкъдим ителгән программалар һәм банк продуктлары белән кызыксынды.