«Чыршы»
Актүбә бистәсе китапханәсе 4 нче «Каенкай» балалар бакчасында «Яктылык»акциясе үткәрде. Китапханәче юл йөрү кагыйдәләрен кабатлады һәм фликерлар турында сөйләде. Фликерларга яктылыкны кире кайтара торган өслеге булган төрле беләзекләр, чехоллар, брелкалар, наклейкалар керә. Автомобиль йөртүчесе яктылык кайтаргычларны ерактан күрә һәм аның карар кабул итү өчен җитәрлек вакыты бар. Мәсәлән, әгәр җәяүле мондый элементларны киеп йөри икән, аны җәяүлеләр кичүләрендә ешрак үткәрәләр.