«Читаем Тукая вместе»
Актүбә бистәсе китапханәсе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукайны бергә укыйбыз» акциясендә катнаша. Чара кысаларында катнашучылар шагыйрьнең «Һәр Ялтыраган алтын түгел » кебек шигырьләрен һәм Габдулла Тукайның башка әсәрләрен тыңладылар, аларның сәнгати байлыгын, эмоциональ тирәнлеген һәм рухи әһәмиятен ассызыкладылар. «Габдулла Тукайга 140 ел " күргәзмәсенә күзәтү ясадык.