«Җиңү өчен хезмәт адымнары»
Актүбә авыл китапханәсендә сугыш вакытында халкыбызның батырлыгына багышланган батырлык сәгате узды. Китапханәче И.В. Загирова сугыш вакытында тормышның кыенлыклары турында сөйләде. "Тыл хезмәтчәннәре" дигән темага китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. "Хәтер китабы", "Хәтер", "Татар халкы геройлары" кебек китапларны һәм башка кыйммәтле басмаларны күрсәтте.