Актюбинская поселковая библиотека

«Кино»

Яңа ел алдыннан, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Актүбә бистәсе китапханәсе үзенчәлекле кунаклар – өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен үз ишекләрен ачты. Бу көнне биредә бәйрәм һәм җылы аралашу атмосферасы хөкем сөрде, чөнки кичәнең төп темасы күпләрнең яраткан кино дөньясы булды. Китапханәчеләр үз кунаклары өчен ярату һәм кайгырту белән "Кино"исемле мавыктыргыч квиз оештырдылар. Актүбә бистәсе китапханәсе үзенең китаплар саклау урыны гына түгел, ә бистәдә яшәүчеләрне чын күңелдән җәлеп итә торган үзәк, һәркем күңеленә нәрсәдер таба, кайгыртучанлык һәм җылылык тоя алырлык урын икәнлеген тагын бер кат исбат итте.