«Кызыксынучылар өчен»
Актүбә бистәсе китапханәсендә «кызыксынучылар өчен»китапханә уены үткәрелде. Балалар каталог карточкалары белән таныштылар. Китапханәче каталог карточкалары белән эшләү принципларын аңлатудан башлады, карточка үрнәкләрен карады һәм әңгәмә барышында аларны тутыру тәртибен ачыклады. Һәр укучы үзенә ошаган китапка карточка төзергә мөмкинлек алды, укучылар аны ничек урнаштырырга дигән карарны мөстәкыйль рәвештә таптылар. Китапханәгә бару һәм алфавит каталогы белән танышу балалар өчен кызыклы ачыш булды.