«Геройга Мәңгелек хәтер»
Советлар Союзы Герое Дмитрий Михайлович Карбышевның тууына 145 ел тулуга багышланган әдәби сәгать узды. Китапханәче галим-инженер, инженер гаскәрләренең генерал-лейтенанты, Хәрби фәннәр докторы һәм РККА Генераль штабы академиясе профессоры турында сөйләде. Лев Давыдовның «Верность» китабы белән таныштырдылар, анда авыр сынаулар аша үткән һәм Ватанга тугрылыгын саклаган генерал турында әйтелә. Карбышев концлагерь тоткыннарын илһамландыра һәм фашизмга каршы көрәшкә күтәрә. Китаптан өзекләр кычкырып укып яңгырады.