«Винни-Пухның туган көне»
1926 елның 14 октябрендә Лондонда Алан Милнның кызыклы аю баласы турындагы «Винни-Пух» әкияти повесте беренче тапкыр дөнья күрә. Советлар Союзында китап Борис Заходер тарафыннан сөйләнелә һәм 1960 елда 200 мең данә тираж белән чыга. Шул вакыттан бирле миллионлаган укучылар, балалар да, өлкәннәр дә, бу аю баласын яраталар, аны үз туганнары дип саныйлар. Социаль челтәрләрдә китап булдыруның мавыктыргыч тарихына багышланган мәгълүмат сәгате узды.