Актюбинская поселковая библиотека

«Укытучы булу-бурыч!»

Китап күргәзмәсендә укытучы-язучылар язган китаплар, шулай ук укытучы һөнәре турында сөйләүче хикәяләр, шигырьләр, мәктәп тарихлары тәкъдим ителде. Килүчеләр рус һәм Совет авторларының мәктәпкә, укучыларга һәм педагог шәхесенә багышланган әдәби әсәрләре белән таныша алалар. Укытучы һөнәре һәр кешенең язмышында мөһим роль уйный, чөнки безнең һәрберебез кайчан да булса мәктәпкә йөргән, белем алган һәм тормыш зирәклеген укытучы җитәкчелегендә үзләштергән. Укытучы булу-чыннан да җиңел эш түгел.