Актюбинская поселковая библиотека

«Журналлар галәме»

Өлкәннәр өчен китапханәдә «Журналлар галәме» вакытлы матбугат сәгате узды . Китапханәче журналларга күзәтү үткәрде, анда «Чаян», «Казан», «Веста», «Вокруг света», «За рулем», «Сөембикә», «Идел», «Сәхна», «Сандра», «Мастерица», «Сез һәм сезнең компьютер»  тәкъдим ителде.

Теләгән һәркемгә журналлар карап чыгу, кызыксындырган сораулар буенча консультация алу мөмкинлеге бирелде. Тәкъдим ителгән журналлар һәр укучыга теләсә кайсы темага үзләрен кызыксындырган мәгълүматны табарга мөмкинлек бирде.