«Күңел белән яшь
Актүбә бистәсе китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Күңел белән яшь» исемле аралашу кичәсе узды. Заманча этносәнгать музееның экспозиция-күргәзмә бүлеге белгече Мария Прохорова Актүбә бистәсе китапханәсе укучылары белән иҗади очрашу үткәрде. Мариянең авторлык шигъри комментарийлары ярдәмендә китапханәгә килүчеләр рәсемнәр авторлары Марина Симонова, Чулпан Билалова, Анна Санникова, Ирина Антонова, Азамат Гыйләҗетдинов, Виктория Панина эшләре һәм рәссам-графиклар Павел Пугачев һәм Павел Григорьев әсәрләре белән таныштылар. Укучылар илһам чыганакларының төрләре, Гомәр Бәширов һәм Сара Садыйкова шигырьләренә язылган халык җыры «Җиде Чишмә» һәм Таҗи Гыйззәт һәм Салих Сәйдәшев иҗаты «Әдрән диңгез»кебек картиналар, әсәрләр туу белән бәйле хәлләр турында белделәр. Якташлары белән очрашу алар өчен сәнгать дөньясына үзенчәлекле тәрәзә булды һәм йөрәкләрне, күңелләрне яшәртте. Чарада чыгыш ясаган китапханә укучысы Светлана Илюхина (Мария укыган мәктәптә элеккеге директор һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы) кичәдә тәкъдим ителгән әсәрләр гүзәл елгасына коя торган инешләр, дигән фикерен белдерде. Аның төп агымын классиклар иҗаты тәшкил итә. Татар теле укытучысы Фәнүзә Кашапова шагыйрәнең гаиләсе турындагы хатирәләре белән уртаклашты, әти-әниләренең фотоларын, шәхси архивтан Мариянең китапларын күрсәтте. Чара изге теләкләр һәм Халыкара өлкәннәр көне белән котлаулар белән тәмамланды.