«Телнең җанын күргән...»
Россия тел белгече Сергей Иванович Ожеговның тууына 125 ел тулу уңаеннан танып белү сәгате үтте. Китапханәче ликографның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.Ожегов-рус ликологиясе һәм ликографиясе, рус әдәби теле тарихы, рус сөйләме мәдәнияте, социолингвистика буенча хезмәтләр авторы. Сергей Иванович Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң рус теленең беренче бер томлы аңлатмалы сүзлеген чыгарды. Рус ликографиясендә беренче мәртәбә аерым типтагы сүзлек-киң халык массаларының сөйләм культурасын күтәрүгә булышлык күрсәтү һәм сүзләрне дөрес куллануга, формаларны дөрес ясауга, дөрес әйтелешкә һәм язылышка җитәкчелек итү максатында һәркем файдалана алырлык норматив ярдәмлек төзелде.
Чарада катнашучыларны рус теле сүзлеге белән таныштырдылар.