Актюбинская поселковая библиотека

«Бесландагы фаҗига»

3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Актүбә бистәсе китапханәсендә Төньяк Осетия Республикасының Беслан шәһәрендә булган террорчылык акты вакытында һәлак булганнарны, балалар һәм өлкәннәрне искә алу сәгате узды. Китапханәче катнашучыларга 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр булган фаҗигале көннәр һәм кайгылы вакыйга турында сөйләде. Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.