Актюбинская поселковая библиотека

«Каталоглар - сезнең дусларыгыз»

Актүбә китапханәсендә китапханә дәресе үткәрелде, ул каталоглар һәм картотекалардан файдаланырга өйрәтте. Укучылар «каталог», «картотека», «алфавит һәм систематик карточка» төшенчәләре, аларның функцияләре һәм аермалары белән таныштылар. Китапханәче алфавит һәм систематик каталог буенча китаплар эзләү нигезләре турында сөйләде. Кирәкле әдәбиятны эзләүне җиңеләйтә торган алфавит–предмет күрсәткеченә игътибар иттелде. Чарада катнашучылар дәрестә алган белемнәрен ныгыту өчен берничә бирем үтәделәр.