Актюбинская поселковая библиотека

«Күңелле җәй көнне -журналлар укыйбыз»

Китапханәнең уку залында « Күңелле җәй көнне -журналлар укыйбыз»дигән вакытлы матбугат сәгате узды. Китапханәче балалар журналлары белән таныштырды. Укучылар «Салават күпере», «Домашний любимец» , «Зайкина школа», «Маленький художник» , «Смешарики» , «Школа модниц» , «Мир детей и подростков» , «Ник һәм ни өчен?», «Яшь натуралист», «Балалар өчен техника дөньясы». Рубрикаларны караган вакытта табышмаклар чиштеләр, өстәл уеннары уйнадылар, биремнәрне үтәделәр һәм укыганнары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.