Актюбинская поселковая библиотека

«Җәй, китап һәм мин»

Барлык балалар да җәйне яраталар, чөнки бу елның иң якты һәм күңелле вакыты. Балалар өчен бу озак көтелгән каникуллар чоры, анда аларны җылылык, шатлык һәм уңай хис-кичерешләр көтә. Ә иң мөһиме, җәй көне бик күп мавыктыргыч шөгыльләр табарга була. Актүбә китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән «Җәй, китап һәм мин» акциясе елның шушы искиткеч вакытына багышланды. Чара уен формасында узды.  Программага табышмаклар, конкурслар, викториналар җәй темасына кертелде. Балалар җәйне ничек үткәрүләре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, җәй турындагы табышмакларга җаваплар таптылар, «Әкият геройлары»викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Чарада искиткеч атмосфера, балаларча елмаю һәм көлү диңгезе хөкем сөрде. Барысы да күтәренке кәеф һәм күтәренке рух алды.