«Сәламәт тәндә-сәламәт рух»
Җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау һәм аларның хокукларын яклау буенча «Яшүсмер-2025» операциясе игълан ителде . Актүбә бистәсе китапханәсендә «Өмет» мәдәни үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре белән берлектә «терәк ноктасы» программасы кысаларында «Сәламәт тәндә-сәламәт рух»акциясе узды. Социаль хезмәт белгече Ф.М. Габдрахманова, психолог З. З. Хафизова, гаилә белән эшләү белгече Г. Ә. Шәехов башлангыч сыйныф һәм урта звено балигъ булмаганнар белән «мин үз гамәлләрем өчен җаваплы»дигән психологик тренинглар үткәрделәр. Китапханәче сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрде һәм әлеге темага багышланган китапларга күзәтү ясады.