Актюбинская поселковая библиотека

«Китапханә- зирәкле күңел йорты»

Китап, уку, китапханә турында китапханә квесты булды. Китапханәче үткәнгә тарихи экскурсия үткәрде, китапханәнең барлыкка килү тарихын сөйләде, заллар буйлап китапханәче һөнәренең серләрен ачты. Даими эшләүче күргәзмәләр белән таныштырды. Чара барышында китапханәгә һәм китапханәчеләргә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Укучылар китапханә тормышыннан рольле уеннарда катнаштылар. Викторинаның интеллектуаль биремнәрен үтәп, китаплар буенча эзләделәр. Чара ахырында катнашучылар уку өчен китаплар сайладылар.