«Сәламәтлекне сайлыйбыз»
Ел саен 26 июньдә дөньяның күп илләрендә Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнгә китапханәдә “Сәламәтлекне сайлыйбыз” дигән китап күргәзмәсе ясалды. Анда сәламәт яшәү рәвеше һәм наркомания проблемалары буенча басмалар тәкъдим ителгән. Китапханәче " Үз тормышыңны кадерлә” дигән китапка күзәтү ясады. Бу китаплар психологик проблемаларны ачыкларга һәм һәр кешене аларны тормыш бәрелештерә алган иң куркыныч проблемалардан кисәтергә ярдәм итәчәк.