«Пушкин әкиятләре нәрсәгә өйрәтә»
Китапханәдә 1,2,3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерьлары балалары өчен конкурс программасы узды. Чарада катнашучылар Пушкин әкиятләренең тылсымлы дөньясы буйлап сәяхәткә киттеләр, анда аларны төрле маҗаралар һәм кызыклы биремнәр көтте. Катнашучылар, командаларга бүлешеп, әкиятләр буенча биремнәрне үтәделәр: интерактив уен сорауларына җавап бирделәр, әкият персонажларын таныдылар, яшерен сүзләр таптылар һәм әкиятне дәвам иттеләр. Чара азагында «Үлгән патшабикә һәм җиде баһадир турында әкият " мультфильмын карадылар.