«Әдәби кунак бүлмәсе. Мария Прохорова»
Шагыйрә, тәрҗемәче һәм үз җырларын автор–башкаручы Прохорова Мария Сергеевнаның иҗат кичәсе узды. Мария иҗатының бөтен якларын ачып салды: шигырьләрен укыды, үзе язган җырларны җырлады, шулай ук инглиз һәм татар телләреннән әдәби тәрҗемәләр һәм рәсемнәргә комментарийлар рәвешендә прозаик миниатюралар белән таныштырды.