Актюбинская поселковая библиотека

«Дон җире горурлыгы»

24 майда илебезнең революциядән соңгы чорларында иң популяр язучыларның берсе булган Михаил Александрович Шолоховның тууына 120 ел тула. Бигрәк тә ул «Тихий Дон» һәм «Поднятая целина»әсәрләре белән билгеле. Беренче романы өчен аңа Нобель премиясе бирелә. Үз әсәрләрендә милекчелек дөньясы белән ул вакытта яңа гына барлыкка килгән Социалистик дөнья арасындагы каты көрәш темасын ачкан. Автор халык турында да, халык өчен дә язган. Аның биографиясе һәм иҗат юлы белән Актүбә бистәсенең VK вконтакте китапханәсе битләрендә җентекләбрәк танышырга мөмкин.