Актюбинская поселковая библиотека

«Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча тәкъдимнәр»

Экстремизм һәм терроризм (күренешнең теләсә нинди формаларында) кешелек җәмгыятенең иң куркыныч проблемаларына әверелде. Актүбә китапханәсендә Террорчылык һәм экстремизм янаулары вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. Китапханәче катнашучыларга террорчылык һәм экстремистик янаулар килеп чыкканда куркынычсызлык чаралары һәм хәрәкәт тактикасы турындагы киңәшләрне укыды. Пилотсыз очу аппаратын тапканда һәр кешенең гамәлләре турында сөйләде. Тыңлаучыларга кайнар линия телефоннарын искә төшерде. Әңгәмә ахырында белемнәрен ныгыту өчен чарада катнашучыларга тест үткәрелде.