Актюбинская поселковая библиотека

"Китапханәнең белешмә библиография аппараты»

Китапханәдә мавыктыргыч китапханә уены узды. Укучылар китапханәченең белешмә-библиография аппараты турында сөйләгәнен кызыксынып тыңладылар. Алфавит һәм системалы каталогта китаплар, газета мәкаләләрен мәкаләләрнең системалы картотекасыннан эзләделәр. Уенны абонементта китаплар эзләү белән дәвам иттеләр. Китапханәнең уку залында энциклопедияләр, белешмәләр, сүзлекләр белән таныштылар һәм алардан кирәкле мәгълүмат табарга тырыштылар. Чара ахырында катнашучылар «СБА лабиринтлары буенча» викторинасында катнаштылар. Китапханәче әлеге танып-белү уены вакытында катнашучыларга булышты.