Актюбинская поселковая библиотека

«Каталоглар - безнең дуслар»

Актүбә китапханәсендә «Каталоглар-безнең дусларыбыз» дигән китапханә дәресе үткәрелде. Катнашучылар «каталог», «картотека», «алфавит һәм систематик карточка» төшенчәләре, аларның функцияләре һәм аермалары белән таныштылар. Китапханәче алфавит һәм систематик каталог буенча китаплар эзләү нигезләре турында сөйләде. Кирәкле әдәбият эзләүдә бурычны җиңеләйтә торган алфавит-предмет күрсәткеченә игътибар ителде. Чарада катнашучылар китапханә каталогларыннан файдаланып кирәкле китапны табарга тырыштылар.